Татарстан Республикасында 2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 263 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 15 млн. 135 мең сумлык 391 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, 2018 елның 9 ноябренә 1 млн. 973,8 мең кв. м торак эксплуатациягә тапшырылган, ягъни планның 82,1%ы. Социаль ипотека программасы буенча Татарстан Республикасы дәүләт торак фонды статистика органнарына мәйданы 315,7 мең кв. м булган 5 мең 656 фатирлык 136 йорт буенча хисап тапшырган. 106 төзелеп килүче инвестицион программа объектларыннан мәйданы 175,2 мең кв. м, 3 мең 68 фатирлык 81 объект әзер диярлек, шул исәптән 9 муниципаль районда 44 объектта эшләр төгәлләнгән, 728 фатир, мәйданы 39,9 мең кв. м.
Уртача әзерлектә 25 объект, 599 фатир, мәйданы 36,3 мең кв. м. 2018 елда торак урыннарын яллау шартнамәләре буенча 297 ятим баланы торак белән тәэмин итү каралган, барлыгы 355 млн. 286,2 мең сум.
2018 елга аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасына 165 гаилә кертелгән (332 млн. 545 мең сум), шул исәптән 45 күп балалы гаилә; 67 яшь гаилә, 53 граждан. 9 ноябрьгә сертификатлар 46 күп балалы гаиләгә рәсмиләштерелгән; 44 сертификат реализацияләнгән.
9 ноябрьгә 13 муниципаль берәмлек белән төзелгән электрон килешүләр кысаларында районнарга акча җибәрелгән. 69 яшь гаиләгә субсидияләр бирелгән. 9 ноябрьгә 15 «чернобыльчегә»; 28 мәҗбүри күченүчегә; Ерак Төняктан 5 күченүчегә сертификатлар рәсмиләштерелгән.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы комплексын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов күтәрде. Николай Титов хәбәр иткәнчә, республика авыл хуҗалыгы комплексында нәтиҗәлекне һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру бурычын үтәүдә кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе иң мөһиме. Аның сүзләренчә, авыл җирлегендә яшәүче 907 мең кешенең 8 проценты гына авыл хуҗалыгы производстволарында эшли, шулардан 11 меңе төрле дәрәҗәдә белгечләр һәм җитәкчеләр.
Монна тыш азык-төлек һәм эшшкәртү сәнәгатендә шәһәр һәм районнарда 34 меңнән артык кеше эшли. Шул ук вакытта авылларда белгечләр белән тәэмин ителеш 80 %тан 94 процентка җитә. Бигрәк тә технолог белгечләргә йөкләнеш артты - агрономнар һәм зоотехникларга.
Гомумән төрле юнәлешләрдә дефицит 750 белгечлән артык. Югары белемле белгечләр саны да кими - 3 елда 7 процентка кимеде.
Үсемлекчелектә массакүләм профессияләрдә ихтыяҗ - 977 кешедән артык (6%), терлекчелектә - 866 кеше тирәсе (5%). Яшь белгечләрне җәлеп итүдә дә, республикада ике аграр югары уку йорты, 18 урта махсус белем бирү оешмасы, 7 ресурс үзәк булуга карамастан, катлаулы вәзгыять. Авылларда 30 яшькә кадәр яшьәр өлеше соңгы өч елда бары 10 % тәшкил итә, ә пенсия яшеннән олыраклар саны 2014 елдагы 7 %тан 2018 елда 10 процентка кадәр артты.
Николай Титов хәбәр иткәнчә, авылларда укуны тәмамлаучыларны җәлеп итү һәм калдыру өчен республика бюджетыннан ярдәм чаралары бар. Яшь белгечләргә - югары уку йортын тәмамлаган белгечләргә 300 мең сум, урта белем алганнарга 150 мең сум.
2014 елдан максатчан мотивацияле әзерләү механизмы тергезелде: студент авыл хуҗалыгы предприятиесе стипендиаты була һәм шунда эшләргә кайт, бу килешүдә теркәлә. Бүгенге көнгә студентлар һәм эш белән тәэмин итүчеләр арасында 200ләп килешү имзаланды, әмма бу җитәрлек түгел.
Николай Титов хәбәр иткәнчә, стипендиат булырга теләүче 1-3 курс стулентлары бар, ул районнар башлыкларына һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә әлеге мәсьәләдә актив булуны тәкьдим итте.
Ел саен 3,5 меңләп авыл хуҗалыгы комплексы хезмәткәре квалификацияләрен артыра. Яңа технологияләр буенча аграр университет оештырган онлайн курслар эшли. Мәктәпләрдә дә курслар бар.
"Бу кадрларны җәлеп итәргә ярдәм итәр дип ышанабыз, - диде Николай Титов. - Уңышлы үрнәкләр бар - Югары Ослан районында Матюшино урта мәктәбендә профессиональ белем бирү үзәге эшли".
Министр урынбасары фикеренчә, предприятиеләр әзер белгечне көтеп утырмыйча, аны студент чагыннан әзерләргә тиеш.
Яшь белгечләрне җәлеп итүдә торак белән тәэмин итү мөһим. Махсус федераль программа бар. Федераль һәм республика бюджеты акчаларына ел саен 300-400 гаилә ел саен торак белән тәэмин ителә. Шул ук вакытта чиратта 5 мең гаилә тора, ел саен алар саны арта.
Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре, вузлар вәкилләреннән эш төркемен булдырырга йөкләде, алар АПК нда белгечләр белән тәэми ителеш вәзгыятен анализларга тиеш. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, яшь белгечләр теләп авылга катырга тиеш. "Тиешле хезмәт хакы, дәүләт ярдәм булмаса, алар кайтмый, - диде ул. - Терлекчелек һәм үсемлекчелектә хезмәт җитештерүчәнлеген өйрәнергә кирәк. Яшь белгечләргә социаль пакет, торак кирәк. Бу өлкәдә гомумән комплекслы ярдәм кирәк. Авылда агрономнар, табиблар булмаса, ничек эшләргә? Без аңларга тиеш: 15 мең сумга белгечләр авылда калмый". Шулай ук Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, район башлыкларына шәһәрдән авылга беркемнең дә кайтмавын аңларга кирәк, райондагы яшьләр үз районнарына эшкә катырга тиеш".
Актуаль сораулар урыннарда да каралды.