ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Әлмәт шәһәре прокуратурасы хезмәткәрләре шәһәр прокуроры Дамир Яфизов белән берлектә физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнүче интернат-мәктәптә кунак булдылар.


13
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

13 - 16 ноябрьдә "Киләчәк Татарстан көллияте" мәйданында «мехатроника» WorldSkills стандартлары буенча «Яшь профессионаллар» региональ чемпионаты узачак.

Балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә гомуми белем бирү оешмаларының укучылары арасында “ЭКО-ДОЗОР2018” дигән экологик КВН узды. Бәйгедә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен аерым номинацияләр булдырылган иде. Биредә 11 команда катнашты.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклау һәм аларга бу юнәлештә ярдәм итү максатыннан 15 ноябрьдән  9.00-17.00 сәгатьләрдә «кайнар линия» эшләячәк. Сорауларга җавап алырга, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итәргә Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, Хәрби комиссариат һәм Адвокатлар палатасы вәкилләре ярдәм итәчәк. «Кайнар линия» телефоны: 8 (843) 236-00-71.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2018 елның 9 февралендә кабул ителгән 67нче номерлы карары нигезендә 2018 елның 1 гыйнварыннан авыл җирлегендә яшәүче әниләргә бер тапкыр бирелә торган түләү акчасы билгеләнә. Ул әни кеше беренче баласын 25 яшь тулганчы алып кайтса, 50000 сум, ә 29 яшь тулганчы өченче баласын алып кайткан очракта, 100000 сум булачак.

Әлмәт шәһәренең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге: авыл хуҗалыгы культураларын үстерү буенча «Агрprofi» конкурсына конкурс эшләре (презентация материаллары); «Хезмәт кешесе» конкурс-күргәзмәсе өчен эшләнмәләр кабул итүне тәмамлады.

12 ноябрь көнне 7 нче мәктәптә "ЮХК- тормыш кагыйдәләре” дигән сыйныф сәгате узды. “ЮХК” профилактика бүлеге җитәкчесе Лилия Рафигуллина  мәктәп укучыларын Әлмәт районы буенча  балаларның юл-транспорт травматизмы статистикасы белән таныштырды һәм  яшүсмерләргә җәяүлеләр, пассажирлар һәм велосипедчылар үтәргә тиешле юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сөйләп үтте.Укучылар хозурына тематик видеофильмнар тәкъдим ителде. Соңыннан каралган  видеолар буенча фикер алышу да оештырылган иде. Чара  ахырында катнашучыларга яктылык кайнаручы элементлар таратылды.

2018 елдан гаиләдә беренче булып туган яки уллыкка алынган балага айлык түләүләр түләнәчәк. Бу хактагы “Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турындагы” Федераль канун 21 декабрь көнне кабул ителгән. Россиядә әлеге төр түләүнең уртача суммасы – 10 мең сум. 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче бала тапкан яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләр, балага яшь ярым булганчы айлык түләүләргә дәгъва кыла. Әмма аны алуның махсус шартлары бар.


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында җирле проектларга өстәмә финанс ярдәме күрсәтүче программа эшли. Бу программа авылларда яшәүче халыктан җыелган үзсалым акчасын дүрт тапкырга арттыруны күздә тота. Әлмәт районы 34 авыл җирлегендә узачак референдумнар иртәнге 7.00 дән 20.00 сәг. кадәр үтәчәк.

Эшлекле дүшәмбедә бүген 10 нчы Әлмәт социаль иминият фонды бүлекчәсе директоры Рәхмәтуллина Гульнара Ханифовна чыгышы тыңланды. Ул бүлекчәнең агымдагы елның 9 аенда башкарылган эшләргә йомгак ясады.  Гульнара Рахматуллина билгеләп узганча, 10нчы филиал республиканың  7 районын берләштерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International