Әлмәттә «PROFкомпас» һөнәри юнәлеш бирү проекты гамәлгә ашырыла

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Әлмәт шәһәренең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге: 

- авыл хуҗалыгы культураларын үстерү буенча «Агрprofi» конкурсына конкурс эшләре (презентация материаллары); 

- «Хезмәт кешесе» конкурс-күргәзмәсе өчен эшләнмәләр кабул итүне тәмамлады.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан «АгроPROFI» һөнәри юнәлеш бирү проекты гамәлгә ашырыла. Әлеге проект чараларының берсе булып сәламәтлекләре ягыннан  мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында авыл хуҗалыгы культураларын үстерү һәм теге яки бу һөнәрне сурәтләгән кул эшләнмәләре ясау буенча конкурслар үткәрү тора.

«АгроPROFI»  конкурсында Әлмәт шәһәренең 19нчы  номерлы  сәламәтлеге ягыннан мөмкинлеге чикле балалар мәктәбе һәм Рус Акташы интернат-мәктәбе укучылары катнашты. Конкурс авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшче һөнәрләрне һәм белгечлекләрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Балалар җәйге сезон дәвамында мәктәп яны участокларында авыл хуҗалыгы культураларын үстерделәр һәм бу хакта мавыктыргыч дәресләр һәм үз күзәтүләре белән презентация материалы әзерләделәр.

"Хезмәт кешесе» конкурс-күргәзмәсенә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән унике бала ясаган 11 кул эше керде. Шуларның берсе күмәкэш.

Шушы көннәрдә конкурска тәкъдим ителгән эшләрне бәяләү буенча комиссия утырышы булачак. Сүз уңаеннан, комиссия составына халыкны эш белән тәэмин итү Үзәге, Мәгариф идарәсе,Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, «Луч» телекомпаниясе һәм «Знамя труда»газетасы вәкилләре керде.

«АгроPROFI» конкурсы һәм «Хезмәт кешесе» конкурс-күргәзмәсе җиңүчеләрен һәм катнашучыларын тантаналы бүләкләү декабрь аенда  булачак һәм инвалидлар декадасы кысаларында үткәреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International