Әлмәт шәһәре прокуратурасы хезмәткәрләре хәйрия акциясендә катнашты

2018 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Әлмәт шәһәре прокуратурасы хезмәткәрләре шәһәр прокуроры Дамир Яфизов белән берлектә физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнүче интернат-мәктәптә кунак булдылар.

Укучылар килгән кунакларны җыр-бию белән каршы алды. Очрашу барышында прокуратура вәкилләре мәктәпнең эчке торышы һәм сәламәтлендерү процедуралары үтә торган бүлмәләр белән дә танышып үттеләр.

Балалар алдында Әлмәт шәһәре прокуроры Дамир Яфизов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул аларга укуларында уңышлар һәм ныклы сәламәтлек теләп калды. Ахырдан укучыларга бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International