Бүген халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Татнефть-УРС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең кадрлар хезмәте вәкиле инвалидлыгы булган гражданнар белән очрашу үткәрде.
Инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квотлаштырылган эш урынына махсус билгеләнгән вакансиягә гарантияләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында кирәкле кандидатура табылды һәм ул медицина тикшерүен узарга җибәрелде.