Быел V Республика мәгълүмати-социаль видеороликлар бәйгесе 10 сентябрьдән алып 20 ноябрьгә кадәр булды. 20 ноябрь Казан шәһәренең “Московский” Концертлар залында республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чарада 400 гә якын кеше катнашты. Шул исәптән, чакырылган рәсми затлар, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомство җитәкчеләре.
Җиңүчеләр һәм призерлар арасында әлмәтлеләр дә бар:
Призерлар:
Әдип һәм Атлас Шаһиевлар “Бәхет дәфтәре!” видеоклибы өчен (Түбән Мактама 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе);
Баланың сәләтен үстерү үзәгенең иҗат төркеме (46 нчы балалар бакчасы).
Җиңүчеләр:
Эльвира Чирикова, Вера Афанасьева, Альбина Корчагина, Кирил Павлов һәм Эмиль Хәйруллиннан торган иҗат төркеме “Тылсымлы балалар” анимациясе өчен (46 нче балалар бакчасы).