Әлмәт “Нефтяник" командасының яңа җиңүе

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

25 ноябрь көнне “Нефтяник” Учалы шәһәренең “Горняк” командасы белән очрашты. Исәпне әлмәтлеләр башлап җибәрә. Динар Хәмидуллин тапшырган алканы Умед Гыйльманов көндәшләр капкасына кертә. Ә ундүртенче минутта исә һөҗүмне Андрей Демидов белән Данил Воеводин башлап җибәрә. Данил “Горняк” ларның капкачысын адаштырып,  Лебедевка пас бирә. Бу өстенлекне Кирилл ныгыта.

Тәнәфестән соң хуҗалар тагын да нәтиҗәлерәк уен күрсәтә. Динар Хәмидуллин җибәргән беренче алканы Данил Цыганов кертсә, икенче алкага Николай Елисеев хуҗа була. Бераздан Данил Воеводин кабат көндәшләренең кәефен төшерә.

Өченче периодта Андрей Демидовның алтынчы голына көндәшләр җавап бирүгә ирешә. Ләкин алар шунда ук җавап та ала. Матчны йомгаклау алкасының авторы Станислав Альшевский була. Уен 7:1 исәбе белән тәмамлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International