“Нефтяник” тагын җиңүче булды

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе

4 декабрь көнне Цзилинда «Нефтяник» үзенең ике матчлы кунак сериясен башлап җибәрде. “Ценг Тоу”ның  югары хоккей лигасында бу икенче сезоны булуына карамастан,  командада этник Кытай хоккейчыларының  саны бик аз.  Команданың төп өлешен россиялеләр   тәшкил итә. 

 Уенның бер өлешендә бер команда да алка кертә алмады.  “Экватор”дан соң  әлмәтлеләр эшкә керешә. Исәпне Николай Елисеев ачып җибәрә. Берничә минуттан үткәннән соң  “Нефтяник”ның өстенлеген   Максим Салахов ныгыта.  Исәп уен ахырына кадәр үзгәрми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International