«Стань заметней» акциясе кысаларында «Волшебный дворец» 36нчы номерлы балалар бакчасында «Аталар Советы» утырышы узды. Чараның максаты - балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү, яктылыкны кайтаручы элементларны куллануны популярлаштыру.
11 декабрь көнне әлмәтлеләр үз бозында Караганда шәһәренең “Сарыарка” командасын кунак итте.
28 һәм 29 декабрь көннәрендә Әлмәттә Югары хоккей лигасының мөһим чараларының берсе булган “Рус классикасы” узачак.
12 декабрьдә шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, явымсыз. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил 4-9 м/с. Минималь температура -7..-10º, аязганда -13ºка кадәр; максималь температура көндез -4..-7º. Юлларда бозлавык.
Агымдагы елның 10нчы декабрендә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының йомгаклау утырышында катнашты.
8-9 декабрь көннәрендә Казанның “Ак барс” көрәш сараенда ир-атлар арасында көрәш буенча Россия чемпионаты булып узды. Биредә илебезнең 29 иң көчле командасы катнашты. Татарстан җыелма командасы составына ноябрь аенда республика чемпионы дип танылган спортчылар керде. Алар арасында Әлмәт көрәшчесе Искәндәр Мортазин да бар. Чемпионат нәтиҗәләре буенча Әлмәт егете 3 нче урынны алды һәм Россия чемпионатының бронза призеры булды.
10 декабрьдә М.Җәлил урамы буйлап урнашкан җәяүләр күчү урынында «Яктыртыл» акциясе кысаларында 12нче мәктәпнең яшь инспекторлар хәрәкәте вәкилләре ата-аналар активы белән «Стань заметней» акциясен оештырдылар. Чараның максаты - яктылыкны кайтаручы элементларны куллану популярлаштыру, балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү.
12 декабрьдә 8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан Әлмәт шәһәре, Шевченко урамы, 62 нче йорт адресы буенча халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне оештырачак. Бу көнне юридик өлкәгә караган сораулары булган әлмәтлеләрне адвокатлар, юристлар, прокуратура һәм суд приставлары хезмәте вәкилләре кабул итәчәк.
Гадәттәгечә көзге фәнни Олимпия сессиясе Идел буе спорт һәм туризм академиясенең белем алу корпусында узды. Анда Казан, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләрендәге югары уку йортларыннан җыелган студентлар катнашты.
«Ышаныч һәм куркынычсызлык» бәйгесендә «Альметьевск ТВ» телекомпаниясенең өч корреспондентының - Тимура Туманов, Елена Марданшина һәм Ангелина Хабибуллинаның эшләре бүләкле урыннарны яуладылар. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләрен яктыртуга юнәлтелгән ХVI «Ышаныч һәм куркынычсызлык» республика массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесендә җиңүчеләрне һәм лауреатларны бүләкләү тантанасы узды.