«Альметьевск ТВ» телекомпаниясе «Коррупция: журналист карашы» республика бәйгесендә бүләкле урын алды. Бүләкләү тантанасы Халыкара коррупциягә каршы көрәшү көненә туры китерелгән республика яшьләр катнаша торган коррупциягә каршы көрәшү форумы кысаларында узды.
«Альметьевск ТВ» телекомпаниясе «Коррупциягә каршы көрәшү темасыны кагылышлы иң яхшы телесюжетлар сериясе» номинациясендә өченче урынны яулады.