Узган бәйрәмнәрдә шәһәр һәм район коммуналь службалары дежур режимда эшли башладылар. Быел йортлар яны территорияләреннән коммунальщиклар тарафыннан 10 меңнән артык кубометр көнкүреш калдыклары һәм бункер мәйданчыкларыннан 5 меңнән артык каты көнкүреш калдыклары җыеп алынган. 29 декабрьдән алып 5 гыйнварга кадәр «Открытый Альметьевск» службасына 114 заявка кергән, башкарылган - 35, эшчәнлектә 78 заявка тора, 1се куеп торылган, заявкаларны үтәү 31% тәшкил итә.
Әлеге чара юл куркынычсызлыгы чаралары кысаларында оештырылды. Жилетлардагы яктырткыч элементлар балалар өчен юлларда куркынычсызлык чарасы. Алар аварияле ситуацияне 6 тапкыр киметә төшә.
Район активы белән киңәшмәдә физкультура, спорт һәм туризм буенча идарә эшчәнлеге бәяләнде. Идарә җитәкчесе Дмитрий Бакалдин узган елда булып узган чаралар белән таныштырды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 756 спорт разряды бирелгән, 18 КМС һәм 3 спорт мастеры исемнәре бирелде. Ике спортчы Мастер спорта» нормативын тапшырган, исемнәрне яңа елда алачаклар.
Әлмәттә -12...-17 градуска кадәр салкын булачак, ә аязган вакытта һава температурасы тагын 18-23 градуска төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Көндез республикада -10...-15 градус салкын көтелә. Юлларда бозлавык саклана.
Ике команда да алдагы матчларында уңышсыз чыгыш ясадылар. Шуңа күрә дә командалар бер-берләреннән таблиөада ерак урнашмаганнар иде, уен бие актив узды.
Эшлекле дүшәмбедә уздырылган Яңа ел чараларына йомгак ясадылар һәм шәһәр службалары эшчәнлеген бәяләделәр. Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов уздырды.
Православие динендәге әлмәтлеләр Раштуаны билгеләп уздылар. Епископ Мефодий Кафедраль Соборда литургия укыды.
NtechLab - йөзләр буенча кеше шәхесен ачыклауның иң уңышлы технологиясе Әлмәттә уңышлы тормышка ашырыла. Әлеге программа комплексы кысаларында Әлмәттә 20 видеокамера нәтиҗәле эшли.
5 гыйнварда «Нефтьче» дә "Күңелле стартлар узды" Әлеге ике команда ярышында барлыгы 65 кеше катнашты. Ярышлар 10 этапта узды. Дуслык җиңде.
Беренче очрашуны "Спутник" үз бозында уздырды. безнең хоккеистлар екатеринбургның «Авто» командасын тар-мар итте.