Район активы белән киңәшмәдә физкультура, спорт һәм туризм буенча идарә эшчәнлеге бәяләнде. Идарә җитәкчесе Дмитрий Бакалдин узган елда булып узган чаралар белән таныштырды. Ярыш нәтиҗәләре буенча 756 спорт разряды бирелгән, 18 КМС һәм 3 спорт мастеры исемнәре бирелде. Ике спортчы Мастер спорта» нормативын тапшырган, исемнәрне яңа елда алачаклар.