Узган бәйрәмнәрдә шәһәр һәм район коммуналь службалары дежур режимда эшли башладылар. Быел йортлар яны территорияләреннән коммунальщиклар тарафыннан 10 меңнән артык кубометр көнкүреш калдыклары һәм бункер мәйданчыкларыннан 5 меңнән артык каты көнкүреш калдыклары җыеп алынган. 29 декабрьдән алып 5 гыйнварга кадәр «Открытый Альметьевск» службасына 114 заявка кергән, башкарылган - 35, эшчәнлектә 78 заявка тора, 1се куеп торылган, заявкаларны үтәү 31% тәшкил итә.