ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2019 ел
якшәмбе

Чара бик күңелле узды. Балалар үзара кыюлыкта тапкырлыкта көч сынашты.

4 гыйнвар көнне  «ДЮСШ по шахматам» да узган ярышларда 24 кеше катнашты. Җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр тапшырылды.

2019 елның гыйнварыннан авыл җирендә эшләп пенсиягә чыгучыларның пенсияләре арта. Моның өчен өч төп шарт үтәлү мөһим: авыл хуҗалыгы өлкәсендә кимендә 30 ел стаж булу, хәзерге вакытта эшләмәү һәм авыл җирендә яшәү мәҗбүри. Бу өч шарт та үтәлгән кешеләрнең пенсияләренә фиксацияләнгән түләүнең 25 проценты өстәләчәк. Ягъни картлык буенча пенсия алучыларның, I, II төркем инвалидларның пенсияләре 1300 сумга артачак, ә лаеклы ялга чыгарга өлгермәгән III группа инвалидларга 669 сум өстәләчәк. Моннан тыш 1 гыйнвардан иминият пенсияләре 7,05 процентка индексацияләнәчәк. Татарстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә эш стажы 30 елдан артып киткән 50 меңгә якын пенсионерның акчасы артачак. 

 

 

Бүген шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы. Аерым урыннарда буран. Минималь температура -7..-12º. Максимальные температура -5..-10º. Юлларда бозлавык, сак булыгыз!


4
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Чаралар "Кышкы мәдәни мохит" проекты кысаларында уза. Әлмәтлеләрне һәм кунакларны төрле мәйданчыкларда кызыклы очрашулар һәм күңел ачулар көтә.


3
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, бүген аязучан болытлы һава торышы көтелә. Минималь температура -8..-13˚. Максималь-4..-9˚.  Юлларда бозлавык. Сак булыгыз!


1
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Кышкы спорт төрләрен үстерү һәм популярлаштыру, Әлмәт районы халкын физик культура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан чыгып шәһәребездә “Snow Fest – 2019” кышкы спорт төрләре фестивале оештырыла.

 

2019 елның 1 гыйнварыннан иратларның пенсиягә чыгу яше – 65, хатын-кызларныкы 60 була. Шул ук вакытта пенсия алды яше дә үзгәрә, ир-ат өчен – 60, хатын-кызга 55 яшь була. Бу категориягә керүчеләр өчен шактый өстенлекләр каралган. Укытучыларга, табибларга һәм башка төр “выслуга” пенсиясе алучыларга , шулай ук эретеп ябыштыручы, тимерче ише “вредные условия”дә эшләүчеләргә каралган сроклар элеккечә үк саклана.

 


31
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Сезне Яңа ел белән тәбрик итәм! Күркәм традиция буенча әлеге бәйрәм алдыннан узып баручы елга йомгак ясала, киләчәккә планнар билгеләнә. 2018 ел күп кенә истәлекле вакыйгалары белән хәтеребезгә кереп калыр. Аны актив төзелеш һәм ачылышлар елы дип атап булыр иде: яңа объектлар калкып чыкты, территорияләрне һәм иҗтимагый яссылыкларны төзекләндерү буенча эш дәвам иттерелде. Елның иң зур әһәмияткә ия булган проектлары арасында – «Саулык» паркын, «Мирас» спорт комплексын, Ленин урамында төзекләндерелгән мәйданны һәм скульптураларны ачу, үзебезнең сөт производствосын булдыру һәм яшелчәчелекне үстерү.

 


30
декабрь, 2018 ел
якшәмбе

“Нефтяник” хоккей командасы Башкортстанның “Торос”ын җиңде. Кичә Әлмәттә Югары хоккей лигасы кысаларында “Рус классикасы” матчында “Нефтяник” командасы самавыр җиңде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International