11 гыйнвар көнне Әлмәттә алмашынучан болытлы һава көтелә.Урыны белән кыска вакытлы кар явачак. Төнлә һәм иртән томан төшәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә.Төнлә һаваның минималь температурасы - 12 -17º булса, көндез һаваның максималь температурасы - 9 - 14º булачак.
ЮХИДИ бүлеге 35 яшькә кадәр булган, армиядә хезмәт итеп кайткан егетләрне эшкә чакыра. Хезмәт хакы 32 000 сум.
Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәтенә хезмәткәрләр таләп ителә.Резюмеларны roza.a@tatar.ru адресына җибәрергә мөмкин.
10 гыйнвар көнне Советская урамындагы җәяүле кичүендә юл һәлакәтләрен кисәтү һәм кичке вакытта җәяүлеләр арасында яктылык кайтаручы элементлар куллануны популярлаштыруга юнәлтелгән “Засветись” акциясе үтте.
"Заря" яшүсмерләр клубы педагоглары ЮХИДИ белән берлектә "Атлап баручы автобус" чарасы уздырдылар.
9 гыйнвар көнне “Нефтяник” Пенза шәһәренең “Дизель” командасында кунак булды.Хуҗалар очрашу шулай башланыр дип көтмәгән иде. Уенның бишенче минутында өстенлекне алып, Пенза уенчылары әлмәтлеләрнең контратакасын сизми кала.
8 декабрь көнне Әлмәтнең “Спутник” командасы Уфа шәһәренең “Толпар” командасы белән уйнады.Беренче һәм икенче периодта Уфа командасы әлмәтлеләргә берәр гол кертә. Уенның ахыргы өлешендә алка тагын бер тапкыр хуҗалар капкасында пәйда була. Бераздан Айдар Низаметдинов алка кертүгә ирешә. Бу гол уенның соңгы ноктасы була.
Әлмәт полиция бүлегендә айның һәр икенче сишәмбесендә 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр бушлай юридик ярдәм күрсәтелә.Гражданнарны хокук бүлеге юрисконсульты эчке хезмәт капитаны Алия Сәлимгәрәева кабул итә.
2019 елның 1 февраленә кадәр 11 нче сыйныф укучыларына кайсы фәннән имтихан тапшырасын сайларга кирәк.Имтиханнарда катнашу өчен гаризалар 11 нчы сыйныйф укучыларыннан 2019 елның 1 февраленә кадәр кабул ителә. 1 февральдән соң гаризалар кабул ителми башлый һәм сайланган фәннәр исемлеге буенча барлык үзгәрешләр катгый рәвештә тыела.
10 гыйнвар көнне аязучан болытлы һава торышы көтелә. Җил 3-8 м/с. Минималь температура -16..-21˚, аязганда -25..-28˚; максималь температура көндез -10..-15˚. Юлларда бозлавык.