“ТRANSPORT”– җәмәгать транспорты хезмәтләреннән файдаланучылар өчен транспортта йөрүне уңайлырак итүче кушымта ул. Мобиль кушымта махсус Россия шәһәрләре өчен эшләнгән.Шәһәр халкы җәмәгать транспортыннан файдаланган өчен акчаны үз смартфоны аша тули алачак. Шулай ук аның ярдәмендә транспорт картасының балансын тулыландырырга һәм аны тагын ничә тапкыр кулланып булачагын күзәтеп барырга була. Юл хакын түләү транспорт чарасының салонында урнаштырылган QR-кодны сканер аша үткәрү рәвешендә башкарыла.
2018 елда Татарстанда 350 гаилә ана капиталыннан шушы айлык түләүләрне алуга гариза язган. Быел Татарстанда ана капиталыннан айлык түләүләргә гариза язган аз керемле гаиләләргә аена 8896 сум түләнәчәк. 2018 елда кертелгән яңалыкларның берсе – аз керемле яшь гаиләләргә матди ярдәм йөзеннән, балага 1,5 яшь тулганчы, сертификаттан ай саен акча түләп бару.
16 гыйнвар көнне Казанда XII Спартакиада узды. 2001-2002 елгылар арасында Спиридонов Даниил - 2 нче урынны слаломда, 1 нче урынны слалом-гигантта алды. 2003-2004 елгылар арасында Верия Евгений - слалом һәм слалом-гигант буенча 1 нче урынны яулады.Ханбиков Салават - 3 нче урын, Кухаркин Дмитрий , Кузнецова Маргарита - 2 нче урынны, Смыков Арсений - 3 нче урынны яуладылар.
22 гыйнвар көнне калада аязучан болытлы һава торышы көтелә.Җил 6-11 м/с, 14 м/с. Минималь температура -12..-17˚, -20˚; максимальтемпература -10..-15˚. Юлларда бозлавык.
“Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында“гы Федераль закон нигезендә 2018 елдан башлап беренче бала өчен (уллыкка алу өчен) айлык түләүләр кертелә.
2018 елның 1 гыйнварыннан бала тудырган (уллыкка алган) хатын кызлар айлык түләүләр алу хокукына ия. Ләкин аның түбәндәге шартлары бар:
50 нче кышкы спартакиада 23 февраль көнне Габдрахман авылы җирлегендә узачак. Башлана 11.00 сәг.
Кайнар линия" телефоны аша БДИда катнашучылар, аларның әти-әниләре, шулай ук укытучылар имтиханнарга кагылышлы сораулар белән 23 гыйнвар көннесәг.8.00 алып 17.00 сәг.кадәр мәгариф идарәсе белгечләренә шалтырата ала. "Кайнар линия" телефоннары 8 (8553) 45-24-27, 8 (8553) 45-25-99.
15нче гыйнварьдә Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече алиментларны түләтүне тәэмин итү мәсьәләсе буенча үткәрелә торган Бердәм кабул итү көнендә катнашты. Хокукый ярдәм сорап балалары өчен алимент түләмәүче ир-атларның балигъ булмаган балаларын тәрбияләүче элекке хатыннары мөрәҗәгать итте.
19 гыйнвар көнне “Нефтяник” Красноярск шәһәренең “Сокол” командасы белән очрашты. Исәпне “Нефтяник” уенчылары ачып җибәрә.Нәтиҗәле булган беренче һөҗүмдә Михаил Мокин һәм Станислав Альшевский ассистент була. Ә алкананы капкага Станислав Альшевский кертеп җибәрә. Икенче голның авторы исә Станислав Альшевский үзе була. Бераздан Михаил Мокин Александр Сорокин тапшырган алканы капкага юнәлтә. Шуннан соң бишкә өч уенында “Сокол” гол кертүгә ирешә. Икенче тәнәфес башланганчы Красноярск уенчылары тагын бер гол кертә. Уенның соңгы өлешендә исә исәп үзгәрешсез 3:2 кала.
Иртән һәм көндез кар явачак. Буран чыгуы фаразлана. Җил көньяк-көнбатыш секундына 6-11 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы - 10 -15º булса, көндез һаваның максималь температурасы - 6 - 11º булачак. Юлларда бозлавык саклана.