ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Үзенең чыгышында авыл җирлеге башлыгы  Ильдар  Рахимов Миңлебайда 1735 кеше яшәвен бәян итте.  Ул барлык башкарылган эшләр турында җиткерде. Киңәшмәне район башлыгы Айрат Хәйруллин алып барды. 

Район активы белән киңәшмә кадрлар билгеләвеннән башланды. 14 гыйнвардан  «Әлмәтгаз» идарәсенең ЭПУ җитәкчесе итеп  Юсупов Айрат Азатович билгеләнгән.  Район башлыгы Айрат  Хәйруллин яңа җитәкчегәш уңышлар теләде.


19
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

18 гыйнварга Татарстанда 86,7 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 3,6%ы. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә бу турыда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. 

 


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

19  гыйнвар көнне аязучан болытлы һава торышы, урыны белән аз гына кар. Көндез кар, урыны белән җиңелчә буран. Җил  6-11 м/с, урыны белән  14 м/с. Минималь температура төнлә -3..-8˚. Максималь температура  -4..+1˚. Юлларда бозлавык.

Сәламәтлегегезне куркыныч астына куймас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә киңәш ителә:

- өйдән чыгып киткәндә телевизор, яктырту лампалары  һәм газ җиһазларын сүндерелгән булуын тикшерегез;

- җылыту җиһазларын һәм мичләрне кулланган вакытта сак булыгыз;

- бары тик төзек булган электр приборлары, штепсель розеткаларыннан файдаланыгыз, электр үткәргечләрнең изоляциясенең торышын тикшереп торыгыз;

- балаларга һәм яшүсмерләргә янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм шырпы белән уйнауның куркыныч булуын аңлатып бирегез.

Полиция бүлегенә 55 яшьлек әлмәтле мөрәҗәгать итә. 
Зыян күрүче хәбәр иткәнчә, аңа банк хезмәткәрләре шалтыратып, аның паспорты буенча алынган микрозаймны ябуны таләп итәләр. Шунысы кызык ки, ир-ат беркайда да кредит алмаган һәм гариза калдырмаган була. Паспортын ул һәрвакыт үзе белән йөрткән һәм югалтканы да булмаган. Шуннан ул ярдәм сорап полициягә барырга була.

 

Исәпне Әлмәт командасының уенчысы Алексей Бархаткин башлап җибәрде. Хуҗалар тиз арада исәпне тигезли алды. Өченче егерме минутта Әлмәт хоккейчылары кабат алга чыкты. Хуҗалар исә кабат исәпне тигезли. Җиңүчене матчның төп вакытында һәм овертаймда билгеләп булмый. Матчтан соңгы буллит сериясендә “Спутник” җиңүне яулады.

Православие дөньясы Качману бәйрәмен билгеләп уза. Крещение алды кичендә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла.

 


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Административ кодекс нигезендә (ст. 8.2 КоАП РФ, ст. 8.5 КоАП РФ) барлык предприятиеләр һәм оешмалар экологик отчет тапшырырга тиешләр. Тапшырмаган очракта 250 000 сумга кадәр штраф янарга мөмкин. 

Җомга, 18 гыйнвар көнне, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән акрын кар. Иртән һәм көндез кар.  Җил  6-11 м/с, иртәнге якта  18 м/с. Минималь температура -9..-14˚, аязганда  -20˚. Максималь -2..-7˚. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International