Агымдагы елның сентябрь аенда Әлмәттә Республика клиник онкология диспансеры филиалының радиология корпусын ачарга планлаштыралар.
Аның төзелеше инде узган елның август аенда ук башланган иде. Төзелеш эшләрен Бөгелмә шәһәренең “Жилсервис” оешмасы алып бара. Радиотерапия яман шешне дәвалаучы өч ысулыннан берсе булып тора. Хәзер Әлмәт онкодиспансерында ике генә ысулны, ягъни профессиональ хирургия һәм химиотерапияне кулланалар.
Радиология корпусында кеше организмынының сәламәт тукымаларына һәм органнарга зыян китермичә генә дәвалау мөмкинлеге бирүче махсуслаштырылган технологияләр кулланачаклар. Пациент барлык процедураларны бер урында уза алачак. Белгечләр нурланышның дөрес микъдарын яман шеш стадиясенә һәм аның күләменә карап сайлый алачак.