2019 елның гыйнварыннан пенсиянең иминият өлеше индексацияләнде. Ул эшләмәүче пенсионерларның айлык түләвен 7,05 процентка арттырды. Акчалата санаганда бу сумма уртача бер мең сумны тәшкил итә. Дәүләт социаль ярдәме турындагы Федераль Закон нигезендә, 2010 елның 1 гыйнварыннан, материаль ярдәме төбәктә билгеләнгән яшәү минимумы күләменә җитмәгән эшләмәүче пенсионерларга айлык социаль өстәмәләр түләнә. Быел Татарстанда федераль социаль ярдәмне санау өчен яшәү минимумы 8232 сумны тәшкил итә.
Әлеге барлык түләүләрне дә исәпкә алып, пенсионерның айлык кереме 8232 сумга җитми икән, аңа федераль өстәмә түләү билгеләнә. Ул яшәү минимумы һәм пенсионерның материаль тәэмин ителеше тулаем суммасының аермасын тәшкил итә. Бүген Татарстанда 1 млн 200 мең пенсионер исәпләнә. Шуның 59 200енә федераль социаль ярдәм күрсәтелә.