Кичү авылында 2018 елгы эш нәтиҗәләре, 2019 елгы эш планнарын ачыклауга багышланган халык җыены узды. Кичү авылы җирлеге башлыгы Галина Туманова үзенең чыгышында авыл хуҗалыгы, социаль көнкүреш объектлары, депутатлар тарафыннан башкарылган эшчәнлеккә тукталды, кичекмәстән хәл ителергә тиешле проблемаларны ассызыклады.