ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе Роспотребнадзорның территориаль бүлекчәсе белән бергә 8 февраль көнне грипп һәм көчле респиратор вирус йогышы белән авыру буенча брифинг оештырылды. Йогышлы авыруларның структурасында алар беренче урында торалар, ә грипп үлемгә китерә торган куркыныч инфекция булып кала.
10 февраль көнне “Нефтяник” үз бозында “Тамбов” командасын кунак итте.
«Элмэтем» һәм «Мириданс» халык бию ансамбльләре артистларының бию һәм җыр осталыгының югары дәрәҗәсе, сөйкемлелеге һәм хәбәрдарлыгы, алар кайда гына чыгыш ясаса да, еллар буена жюри һәм тамашачыларның йөрәкләрен яулый. Күптән түгел коллективлар, Бөтендөнья фестивальләрендә һәм бәйгеләрендә бик яхшы чыгыш ясап, кире кайттылар. Бу уңайдан башкарма комитетта пресс-конференция узды, шунда дан казанган коллективларның җитәкчеләре һәм әгъзалары шәһәрнең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очраштылар.
Әлмәттә шәһәр сусаклагычының чаңгы трассасында “Татарстан чаңгы юлы-2019” массакүләм чаңгы ярышы булып узды. Быел бу ярышлар ундүртенче тапкыр оештырылды. Чарада мәктәп укучылары, югары һәм урта-махсус белем бирү йортлары студентлары, шәһәр һәм район предприятиеләре, оешма җитәкчеләре, хезмәт коллективлары һәм ветераннар катнашты.
Ярышның иң яшь катнашучы Михаил Первушинга 9 яшь булса, иң олысы булган Шәһит Таиповка 81 яшь.
Татарстан Республикасында 2019 елның 8 февраленә 261,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 9,8 %ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
«Нефтьче»дә 2018 ел нәтиҗәләре һәм 2019 елга планнар турында сөйләштеләр.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәшгульлек хезмәте программаларында катнашу өчен эш бирүчеләрне җәлеп итү эшен дәвам итәләр.
8 февральдә Әлмәттә "Бала – баш пассажир” акциясе үтте. Чара вакытында № 2, 3, 37, 46 балалар бакчалары янында дүрт ДПС ОГИБДД экипажы эшләде.
Иртәгә, 9 февральдә, шәһәрдә болытлы һава торышы көтелә.
9 февраль көнне Әлмәттә “Татарстан чаңгы юлы – 2019” массачыл чаңгы ярышлары узачак. Ярышларны ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә шәһәр ипподромында була.