Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәшгульлек хезмәте программаларында катнашу өчен эш бирүчеләрне җәлеп итү эшен дәвам итәләр.
7нче февральдә белгечләр Әлмәт шәһәренең шәхси эшмәкәрләренә маркетинг сәфәренә чыктылар. Эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр туплау, түләүле җәмәгать эшләрен оештыру, эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру һ.б. турында мәгълүмат җиткерелде.
Мондый маркетинг сәфәрләре нәтиҗәсендә гомуми белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар арасыннан булган, эш эзләүдә кыенлыклар кичерүче гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру буенча Әлмәтнең шәхси эшмәкәре белән 2 килешү төзелде бу берочтан«яшьләр практикасы» н оештыруга да булыштык итә.