8 февральдә Әлмәттә "Бала – баш пассажир” акциясе үтте. Чара вакытында № 2, 3, 37, 46 балалар бакчалары янында дүрт ДПС ОГИБДД экипажы эшләде.
Чараның максаты – кечкенә пассажирларның гомерләре һәм сәламәтлекләрен саклау.
Хезмәткәрләр транспорт машиналарын карадылар. Иң тәртипле машина йөртүчеләренә рәхмәт хатларын, балаларга тематик бүләкләр бирделәр.