Әлмәттәге Мәдәният идарәсенең эше нәтиҗәләре

2019 елның 8 феврале, җомга

«Нефтьче»дә 2018 ел нәтиҗәләре һәм 2019 елга планнар турында сөйләштеләр.

Эштә социаль сораулар буенча исполком җитәкчесе урынбасары Светлана Владимировна,Мәдәният идарәсенең рәисе Гүзәл Атласовна, Әлмәт татар дәүләт драматик театры директоры Фәридә Багисовна, Мәдәният Район Йорты директоры Наталья Владимировна, «Әлмәт» Милли-мәдәни үзәге директоры Алия Анисовна һәм башкалар катнаштылар.

- Ел эчендә 10455 мәдәни чара үтте, 866367 катнашучы булды. Районда 692 клуб эшли. 505 конкурс һәм фестивальда катнаштылар. ТР Хөкүмәтенең 9 грант, 30 «Татнефть» гранты алынды, - дип Гүзәл Атласовна билгеләде.

Ел эчендә 4 мәдәни оешмада ремонт узды. Өченче ел “Шәһәрнең мәдәни тирәлеге” проекты гамәлгә ашырыла, 104000 тамашачылар булды. Икенче ел “Кышкы мәдәни тирәлек” проекты гамәлгә ашырыла. 2018 елда Әлмәт урам театры  булдырылды. Шулай ук яңа паблик-арт проект булдырылды, шәһәрдә йортларда һәм объектларда төрле рәсемнәр ясалды. Габдулла Тукай  һәм Антон Чехов, Каракуз скульптуралары ачылды.

Җыелыш иң яхшы мәдәният эшчеләрен бүләкләү белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International