«Элмэтем» һәм «Мириданс» халык бию ансамбльләре артистларының бию һәм җыр осталыгының югары дәрәҗәсе, сөйкемлелеге һәм хәбәрдарлыгы, алар кайда гына чыгыш ясаса да, еллар буена жюри һәм тамашачыларның йөрәкләрен яулый. Күптән түгел коллективлар, Бөтендөнья фестивальләрендә һәм бәйгеләрендә бик яхшы чыгыш ясап, кире кайттылар. Бу уңайдан башкарма комитетта пресс-конференция узды, шунда дан казанган коллективларның җитәкчеләре һәм әгъзалары шәһәрнең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очраштылар.