Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2019 елгы уңыш өчен минераль ашламалар сатып алуга максатчан бюджет акчалары алалар.
Җыелыш 15 февраль көнне Яшьләр үзәгендә узды, аның барышында 2018 ел дәвамында эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Җыелышта район башлыгы Айрат Хәйруллин, ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов катнашты.
Бәйрәм чарасы “Нефтьче” Мәдәният сараенда узды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин үзенең чыгышында якташларыбызның батырлыгын билгеләп үтте һәм патриотик тәрбия бирүдә зур өлеш керткән активистларны бүләкләде.
Татарстан Республикасында 2019 программасы кысаларында гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 936 күп фатирлы йорт ремонтлау планлаштырыла. Программада 42 муниципаль район катнаша (Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш).
Бүген Әлмәттә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулу уңаеннан митинг һәм бәйрәм чарасы оештырылды.
Иртәгә, 15 февральдә, шәһәрдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә аз гына кар. Көндез кар, урыны белән буран.
«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя хасил итү идарәсе» Дәүләт автономияле учреждениесы (алга таба «ТР ТһАбДЭһБХиИ» ДАУ) 21 февральдән алып 1 мартка кадәр «Оешмада һөнәри стандартларны кертү» темасына квалификацияне күтәрү курсларын уздыра.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның чакыруы буенча ЧТПЗ Группасы акционеры Андрей Комаров Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Икътисад министрлыгының бердәм йомгаклау коллегиясенең утырышында катнашты, анда ул дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә тотрыклы һөнәри белем алу системасын төзү өлкәсендә компаниянең тәҗрибәсен күрсәтте.
16 февраль көнне әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын Гашыйклар көне уңаеннан оештырылачак бәйрәмгә чакырып калалар.
Башкарма комитеты карары буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләренәкараптүбәндәге объект табылды: сәүдә павильоны, Советская урамы, 226 йорты территориясендә объект.