Әлмәттә капиталь ремонт программасын тормышка ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2019 елның 16 феврале, шимбә

Татарстан Республикасында 2019 программасы кысаларында гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 936 күп фатирлы йорт ремонтлау планлаштырыла. Программада 42 муниципаль район катнаша (Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш).

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.     

Программаны финанслау күләме 5 млрд. 805 млн. 213 мең сум, шул исәптән  Татарстан бюджеты  – 1 млрд. сум чамасы, муниципаль берәмлекләр бюджеты– 1 млрд. 72,93 млн. сум, гражданнар акчалары – 3 млрд. 708,81 млн. сум.

Тагын Ирек Фәйзуллин капремонт программасы кысаларындагы эш турында да сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, 2019 елда Газлаштыру фонды 5 программа гамәлгә ашырачак. «Татарстан Республикасы Торак пунктларында халыкны су белән тәэмин итү» программасы буенча 141 объектта гамәлләр каралган.

«Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» программасы кысаларында 280 км электр белән тәэмин итү линиясе корылачак, 211 электр энергиясен исәпкә алу һәм җайга салу щитлары урнаштырылачак, 9 мең 100 яктырткыч алмаштырылачак.

«Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә казаннарны алмаштыру» программасы буенча 43 районда 105 казанны алмаштыру буенча 60 объект билгеләнгән.

Моннан тыш, 2 муниципаль берәмлектәге 24 күп фатирлы йортта 735 фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерү планлаштырыла.

Газлаштыру фонды тагын «Су җибәрү системасын яңарту» программасы кысаларында 21 муниципаль берәмлектәге 34 объектта башкарылачак гамәлләр исемлеген әзерләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International