ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Иртәгә, 21 февральдә, шәһәрдә төнлә  -2..-7º, көнчыгыш районнарда -10º, көндез -3..+2º. Юлларда бозлавык. 

Бүген Казан инновация институты студентларының иртәсе гадәти башланмады. Югары уку йорты залларында  лекцияләр тыңлау урынына  егет һәм кызлар  Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегендә кунак булдылар.


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Әлмәттә Әлмәт муниципаль районыныңХХХIV сессиясе һәм Әлмәт шәһәр советының ХХХVI утырышы узды. 

Бүген Әлмәт районы Габдрахман авылында өч юллы бассейны һәм заманча тренажер заллары булган яңа спорт комплексы ачылды.

Иртәгә, 20 февральдә, шәһәрдә кич белән  -9..-14º, көнчыгыш районнарда -19º, көндез -2..-7º. Юлларда бозлавык. 

2019 елның  1 мартыннан “Агроиминләштерү  өлкәсендә  дәүләт ярдәме турында” федераль законга һәм “Авыл хуҗалыгын  үстерү турында” федераль законга  үзгәрешләр кертү хакында” 563-ФЗ номерлы федераль  закон үз көченә керә, ул  авыл  хуҗалыгын иминләштерү механизмын  камилләштерүне һәм аграрийларда,  шулай  ук  иминият  оешмаларында  бу  дәүләт ярдәменә  кызыксынуны арттыра.  

Янгыннарның 25-30%ы электр үткәргечләр һәм электр приборлар белән куллану кагыйдәләрен бозулар нәтиҗәсендә барлыкка килә. 

Конференциядә Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть»  ГАҖ генераль директоры Наиль Маганов, ТР Яшьләр һәм балалар эшләре буенча министры Дамир Фаттахов, «Татнефть»  ГАҖ профсоюз комитеты рәисе Гумар Яруллин катнаштылар. 


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Район активы белән киңәшмә бүген кадрлар билгеләнеше турында игълан итүдән башланды. Авыл советы карары нигезендә Бишмунча авыл җирлегенең башлыгы итеп Фазлиев Ришат Газизҗан улы сайланды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин яңа җитәкчегә уңышлы һәм нәтиҗәле эшләргә теләк белдерде.

2018 ел дәвамында ведомствоның эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында бүген башкарма комитетта Әлмәт шәһәре Мәшьгульлек үзәге директоры Минсәгыйть Нәсретдинов хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International