Әлмәттә Гашыйклар көне уңаеннан бәйрәм оештырылачак

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

16 февраль көнне әлмәтлеләрне һәм шәһәр кунакларын Гашыйклар көне уңаеннан оештырылачак бәйрәмгә чакырып калалар.

Биредә сезне шәп концерт программасы, махсус фотозоналар, мастер-класслар һәм күптөрле бүләкләр көтә. Сезнең өчен шулай ук “Амур почтасы” да эшләячәк.

Моннан тыш, бәйрәмгә килүчеләр арасында шәһәр шугалагына һәм “Сфера”га чакыру билетлары, ТР халык артисты Альберт Асадуллин концертына билет уйнатылачак.

Очрашу урыны - “Нефтьче” Мәдәният сарае каршындагы мәйдан.
Башлана - 15.00 сәгатьтә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International