Җыелыш 15 февраль көнне Яшьләр үзәгендә узды, аның барышында 2018 ел дәвамында эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Җыелышта район башлыгы Айрат Хәйруллин, ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов катнашты.
Гомумән 2018 елда 76 км. автоюллар ремонтланды, шул исәптән 32 км.дан артык - җирле билгеләнештәге юллар.
Очрашу аеруча осталык күрсәткән хезмәткәрләргә Мактаулы грамоталар, Рәхмәт хатлары һәм сертификатларын бүләк итү белән тәмамланды.