Иртәгә, 26 мартта, шәһәрдә төнлә -1..-6º, көндез +1..+6º. Юлларда бозлавык.
Эшлекле дүшәмбедә Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнарында «ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиалының 2018 ел дәвамында эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясалды һәм 2019 елга максатлар билгеләнде.
Район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында узган сессия эшендә район Советы, шәһәр Советы депутатлары, шәһәр һәм районның мактаулы гражданнары, хокук саклау, тикшерү-күзәтү органнары җитәкчеләре, шәһәр һәм район активы, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаштылар.
Район активы белән киңәшмә бүген кадрлар билгеләнеше турында игълан итүдән башланды. 18 февральдән Әлмәт «Таттелеком» ГАҖ ЗУЭС начальнигы вазыйфаларын башкаручы итеп Гөмәров Рөстәм Калимулла улы билгеләнде. Район башлыгы Айрат Хәйруллин аңа уңышлы һәм нәтиҗәле эшләргә теләде.
Игътибар! Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәтенә дәртле һәм инициативалы массакүләм мзгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе кирәк. (эш тәҗрибәсе хуплана).
2018 елның 27 ноябрендә расланган «Татарстан Республикасында махсус салым режимын урнаштыру буенча экспериментны үткәрү турында» 422 номерлы федералҗ законның нормаларын тормышка ашыру буенча системалы эшне оештыру максатыннан Татарстан Республикасының Икътисад министрлыгы түбәндәгене хәбәр итә.
Кызамык - вируслы йогышлы авыру, күбесенчә прививка ясатмаган балаларга һәм өлкәннәргә зыян китерә, һава-тамчы юлы белән тарала. Инфекциянең чыганагы булып авыру кеше тора. Авыру йогу, ягъни авыру кеше белән элемтәгә керү вакытыннан беренче симптомнар барлыкка килүгә кадәр вакыт арасы уртача 10-14 көн тәшкил итә. Авыру симтомнары - тән температурасы күтәрелү, күренеп тора торган кызару һәм күзләрнең лайлалы тышчасы ярсу, яктыдан курку, томау, йөткерү, тимгелләр.
Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә.
24 мартта Әлмәттә хәлиткеч матчлар узды, анда ТРның көньяк-көнчыгышында массакүләм хоккей буенча төп һәм иң абруйлы - «Татнефть» ГАҖе Кубогына ярышларның җиңүчесе һәм призерлары ачыкланды. Аларда гадәттәгечә - инде 18нче тапкыр яшәү урыны буенча оештырылган яшүсмерләр клублары катнашты.
“Язгы каникуллар” дип исемләнгән оператив-профилактик чара кысаларында Әлмәтнең 2 нче урта гомуми белем мәктәбе укучылары белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча әңгәмә оештырылды.