24 мартта Әлмәттә хәлиткеч матчлар узды, анда ТРның көньяк-көнчыгышында массакүләм хоккей буенча төп һәм иң абруйлы - «Татнефть» ГАҖе Кубогына ярышларның җиңүчесе һәм призерлары ачыкланды. Аларда гадәттәгечә - инде 18нче тапкыр яшәү урыны буенча оештырылган яшүсмерләр клублары катнашты.
Каты ярышу нәтиҗәсендә чемпион итеп Әлмәтнең «Метеор» командасы танылды.