Кызамык - вируслы йогышлы авыру, күбесенчә прививка ясатмаган балаларга һәм өлкәннәргә зыян китерә, һава-тамчы юлы белән тарала. Инфекциянең чыганагы булып авыру кеше тора. Авыру йогу, ягъни авыру кеше белән элемтәгә керү вакытыннан беренче симптомнар барлыкка килүгә кадәр вакыт арасы уртача 10-14 көн тәшкил итә. Авыру симтомнары - тән температурасы күтәрелү, күренеп тора торган кызару һәм күзләрнең лайлалы тышчасы ярсу, яктыдан курку, томау, йөткерү, тимгелләр.
Кызамык белән авыру мөмкинлеге барлыкка килү сәбәпле әлмәтлеләргә кызамыктан прививка ясарга киңәш итәләр.