Әлмәттә район Советының XXXV сессиясе һәм шәһәр Советының XXXVII утырышы узды

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Район башлыгы Айрат Хәйруллин рәислеге астында узган сессия эшендә район Советы, шәһәр Советы депутатлары, шәһәр һәм районның мактаулы гражданнары, хокук саклау, тикшерү-күзәтү органнары җитәкчеләре, шәһәр һәм район активы, массакүләм мәгълүмат чаралары катнаштылар.

Сессиядә 2019 елга һәм 2020 һәм 2021 елларның план чорына Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре бюджетына үзгәрешләр кертү турында актуаль мәсьәлә каралды.

Шулай ук шәһәр һәм районны төзекләндерү кагыйдәләре проекты турында фикер алыштылар. Проект белән сессиядә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International