“Язгы каникуллар” дип исемләнгән оператив-профилактик чара кысаларында Әлмәтнең 2 нче урта гомуми белем мәктәбе укучылары белән юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча әңгәмә оештырылды.
Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторы А. Хөснетдинов укучыларны Әлмәт районындагы аварияләр турындагы статистик мәгълүматлар белән таныштырды һәм юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләре турында сөйләде.
Шулай ук язгы чорны исәпкә алып, хезмәткәр тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаручы элементлар куллануның мөһимлеге турында искәртте.