ТР буенча Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе вәкилләре әлмәтлеләрне кабул итте

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Әлмәткә эшлекле визит белән Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәүкәтовна килде. 

25 апрель көнне ӘМР башкарма комитеты бинасында ул халык белән очрашты. Кабул итү кысаларында дәүләт һәм муниципаль сатып алуларны тикшерүгә, реклама һәм вөҗдансыз конкуренция өлкәсендә тикшерүгә, хакимият органнарының бизнеска тискәре йогынты ясау мөмкинлеген юк итүгә һәм конкуренцияне чикләүгә юнәлтелгән эшчәнлегенә кагылышлы мәсәләләр каралды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International