Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәге турында хәбәр итә.
26 майда иртәнге 9.00 дан алып 13.00 сәгатькә кадәр Ленин урамы - администрация каршысы, Ленин һәм Җәлил урамнары киселешендә светофор сүндерелә. Шулай ук 9.00 дан алып 17.00 сәгатькә кадәр Ленин урамы - «Ак Барс» Банк, Төзүчеләр проспекты - Үзәк район хастаханәсе киселешендә светофор сүндерелә.