Җил 6-11 м/с. Төнлә температура +2..+7º, көндез +10..+15º.
Бүген, 17нче майда, Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре «Әлмәт-Водоканал» акционерлык җәмгыятенең кадрлар хезмәте вәкиле белән «Өлкән буын» федераль проектының «Демография» милли проекты кысаларында пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне укыту мәсьәләсе буенча очраштылар.
Бүген әлмәтлеләр "Эшкә-велосипедта" акциясендә катнаштылар. Аларның күбесе автомобиль яисә шәһәр транспортында йөрүдән баш тарттылар, велосипедка күчеп, аңарда укуга, эшкә һәм башка көндәлек эшләр буенча киттеләр.
Әлмәт медицина көллиятендә мактаулы кунак - фронтовик, Бөек Ватан сугышы ветераны, табиб, дус, остаз - Габдрахимов Бари Вәгыйз улы белән очрашу өчен студентлар һәм укытучылар аеруча дулкынлану белән «Сугышның хатын бите түгел» исеме астында әдәби-музыка композициясе әзерләделәр.
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы күләме күтәрелү белән бәйле чыгымнар 2019 елда 5 млрд сум булачак. Россиядә 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме эшкә яраклы халыкның 2018 елның II кварталындагы яшәү минимумы күләменә тиңләшә һәм ул 11 мең 280 сумны тәшкил итә. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
15 майда Балалар-яшүсмерләр сәнгате үзәге территориясендә мобиль автошәһәр ачылды. Әлеге чара «Куркынычсыз тәгәрмәч - 2019» яшь инспекторларның муниципаль бәйгесе кысаларында узды.
Әлмәттә “Икенчел чималга алмашка – үсенте” акциясе уза. Бүген, ягъни 17 май көнне 15.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр Әминов урамы, 9а йорты адресы буенча урнашкан Экология департаменты “Икенчел чималга алмашка – үсенте” акциясен уздыра. Акция барышында әлмәтлеләр әлмәтлеләр макулатура макулатура тапшырып, авның урынына ылыслы агачлар үсентеләре ала ала.
Әлмәт районының авыл хуҗалыкларында иртә өлгерә торган культураларны чәчү тәмамлануга таба бара. Соң өлгерә торган, карабодай, силослы кукуруз, рапс кебек культураларны чәчү дәвам итә.
Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге Татарстан Республикасы бюджетыннан халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте юнәлеше буенча инвалидларны эш белән тәэмин иткән эш бирүчегә хезмәт хакы түләү өчен тоткан чыгымнарның бер өлешен кайтарып бирү өчен субсидия бирү программасын тормышка ашыру кысаларында эш бирүчеләргә сәфәр кылды.
Бөтенросия «Стоп ВИЧ/СПИД» акциясе кысаларында Әлмәттә махсус ВИЧ_инфекциясенә тест үтү пунклары эшләячәк: