Әлмәттә "Эшкә-велосипедта" акциясе узачак

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

17 май көнне Әлмәт “Эшкә велосипедта” акциясенә кушыла. Майның өченче җомгасында барлык әлмәтлеләргә эш урыннарына ике тәгәрмәчле транспортта барырга тәкъдим итәләр.  

Әлеге акция елына өч тапкыр уздырыла. Ул велосипедта йөрүнең уңайлылык, сәламәтлек өчен файда, экологик яктан чиста булу кебек  өстенлекләрен күрсәтә.

Гадәттәгечә, акциядә район башкарма комитеты вәкилләре, нефтьчеләр, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре һәм шәһәрнең экологик киләчәгенә битараф булмаган барлык кеше катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International