2011 елның 29нчы июнендә Россиянең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы тарафыннан расланган эшкә яраксызлык битләрен тапшыру тәртибенә 2018 елның 10 апреленнән балалар, шул исәптән инвалид балалар артыннан карау буенча больничный срокларын чикләүне булдырмау өлешендә үзгәрешләр кертелде.
1нче номерлы балалар бакчасында «Һәвәскәр бакчачылар» ярминкәсе узды. Анда тәрбияләнүчеләр махсус ярминкә өчен әзерләнгән рассада, плакат һәм рецептлар китабын тәкъдим иттеләр.
Дуслык атмосферасында шәһәр һәм район үсеше турында күтәренке күңелле әңгәмә үтте, мәгариф, сәламәтлек саклау, авыллар һәм авыл хуҗалыгы, эшмәкәрлек, флагман проектлары һәм башка кызыклы темаларга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында район башлыгы Айрат Хәйруллин катнашуы белән WorldSkills Russia «Яшь профессионаллар» Милли чемпионатында җиңүче, бүләкләнүчеләр һәм катнашучылар белән пресс-конференция узды.
26 майдан алып 27 июньгә кадәр Татарстан территориясендә Халыкара наркотик матдәләрне куллану һәм аның әйләнеше белән көрәшү көненә туры китерелгән «Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы көрәшү акциясе уза.
Хәзерге вакытта 2050 елга кадәр Әлмәт муниципаль районы Стратегиясен эшләп чыгару буенча эш алып барыла. Ул халыкара трендларны, конкурентлык өстенлекләрен һәм кешеләрнең фикерен исәпкә алып, икътисад үсешен күздә тота.
Узган атнада Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре «Өлкән буын» федераль проектының Татарстан Республикасындагы «Демография» милли проекты кысаларында пенсия алды яшендәге предприятие хезмәткәрләренә һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү максатыннан «Әлмәт-Водоканал» акционерлар җәмгыятенә бардылар.
25 май көнне 10.00 дән алып 13.00 сәгатькә кадәр “Мактама-парк” сәүдә үзәгендә Әлмәт онкология диспансеры һәм стоматология поликлиникасы тарафыннан дүртенче “Елмай” хәйрия акциясе оештырылды. Әлеге акция олыларда һәм балаларда онкостоматологик авыруларны иртә ачыклау уңаеннан уздырылды.
Менә тәмамланды да Әлмәт җанатарларына күп шатлыклы һәм истә калырлык мизгелләр бүләк иткән чираттагы хоккей сезоны. Ахыргы нокта булып «Нефтьче» мәдәният сараенда балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командаларының Россия Беренчелегендә чыгыш ясауга нәтиҗәләр ясау торды.
Ягулык периоды нәтиҗәләре һәм киләчәк 2019 - 2020 елларга ягулык периодына бурычлар белән район активы белән киңәшмәдә катнашучыларны таныштырды шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Валеев. Ул 6 майдан киләчәк ягулык сезонына әзерлек буенча эшләр башланганы турында хәбәр итте.