Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, оешмаларның пенсия алды яшендәге хезмәткәрләренә һөнәри белем алу мөмкинлеге турында хәбәр итә

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Узган атнада Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре «Өлкән буын» федераль проектының Татарстан Республикасындагы «Демография» милли проекты кысаларында пенсия алды яшендәге предприятие хезмәткәрләренә һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү максатыннан «Әлмәт-Водоканал» акционерлар җәмгыятенә бардылар.

Пенсия алды яшендәге эш эзләүче гражданнар (мәшгульләр дә, эшсезләр дә) һөнәри белем (өстәмә һөнәри белем) алуны оештыруга гариза белән, мәшгульлек хезмәтенә мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итә алалар.

Белешмәләр өчен телефон: (8553) 32-34-99 (Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең һөнәри белем бирү һәм профориентация бүлеге).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International