Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- «Сабантуй» бәйрәмен әзерләү һәм аны үткәрү вакытында муниципаль район территориясендә террорчылык һәм экстремизм очракларын кисәтү буенча чаралар турында;
- 2019 елда балаларның җәйге ял урыннарының террорга каршы сакланганлыгы буенча федераль канунчылык таләпләрен тормышка ашыру буенча эшчәнлек турында;
- 2019 елда районның гомуми белем алу учреждениеларында БДИны, чыгарылыш кичәләрен уздыру вакытында һәм мәктәп янындагы лагерьларда террорга каршы иминлекне тәэмин итү чаралары турында.