31 май көнне 10.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә Казан шәһәре, Павлюхина урамы, 57 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен үткәреләчәк.
9 июньдә Россиянең велосипед башкаласында «Tour de Tatarstan Almetyevsk 2019» шоссе велоузышлары буенча ярышлар узакчак, анда спортчылар шәһәрнең төп урамнары буйлап 5, 50 һәм 100 км. дистанцияләр үтә алачак.
27 майдан алып 31 майга кадәр Әлмәт муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча команда-штаб өйрәнүләре узачак. Аларның максаты - гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юк итү бердәм дәүләт системасының муниципаль һәм объект буыннарының гражданнар оборонасы хәленә. аларның билгеләнешләре буенча бурычларны хәл итүгә әзерлекләренә, идарә итү, элемтә һәм хәбәр итү системаларының ышанычлылыгына бәя бирү.
Балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату тәрбия процессының аерылгысыз өлеше булып тора.
6 июньдә Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 адресы буенча урнашкан Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында Психологик ярдәм көне узачак.
10нчы мәктәп укучысы Илнур Сибгатуллин Казанда VII «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Милли чемпионатының «Инженерлык дизайны CAD – яшүсмерләр» компетенциясендә бакыр медальне яулады.
«Игътибар-балалар!» оператив-кисәтү чарасы кысаларында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 5нче мәктәптә укучыларга районда авариялелек хәле һәм юл-транспорт һәлакәтләре сәбәпләре турында җентекләп сөйләделәр.
19 майдан алып 25 майга кадәр Мәскәү өлкәсенең Королев шәһәрендә яшүсмерләр арасында үткәрелә торган бокс буенча Россия Беренчелеге узды. Әлмәтне һәм Татарстан Республикасын «Юность» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Романова Светлана тәкъдим итте.
«Шәһәрнең мәдәни мохите» 31 майда һәм 1 июньдә Балаларны яклау көненә багышланган мәдәни-күңел ачу һәм спорт чараларына чакыра.
Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә.