6 июнь көнне планлы рәвештә 7.30 дән 20.00 гә чаклы – Фәхретдин һәм Тимирязев турамнары чатында светофор сүндерелә.
Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Тимур Нагуманов, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре 3нче номерлы шәһәр поликлиникасында диспансеризацияне уздылар, шуның белән алар үзләренең үрнәгендә сәламәтлекләре турында уйлау һәм сәламәтлекне саклау өчен кирәкле чараларны күрү һәр кешенең максаты булуын күрсәттеләр.
Әлмәтлеләр «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» Бөтенроссия бәйрәме алдыннан СТЕНАПРИЗНАНИЙ.РФ Россия интернет-платформасында бер-берсенә мәхәббәт белдерә алалар.
Самара өлкәсенең Камышлы авылында юбилей унынчы Бөтенроссия авыл Сабантуе узды. «Корэш» ярышлары гадәттәгечә бәйрәмнең иң күренекле мизгелләре булып торды.
4 июльдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов “Татарстанда кыр көне – 2019” күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән АПК продукциясен экспортлау мәсьәләләре темасына түгәрәк өстәл үткәрде.
4 июль көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Тимур Нагуманов һәм «Татнефть» генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев аппарат җитәкчесе элек «Татнефть» генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары-аппарат җитәкчесе, Әлмәт башлыгы булып эшләгән, алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты булган Ришат Фазлытдин улы Әбүбакировны 60 яшьлек юбилее белән тәбрик иттеләр.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ел саен массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен «Минем җирем – Россия» иҗат конкурсына старт бирә. Ул беренче мәртәбә 2014 елда уза, шушы вакыт эчендә шул конкурс аша илебезнең барлык төбәкләреннән Россия авылын популярлаштыруга һәм актуаль проблемаларга игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән 15 меңнән артык мәгълүмати проект узды. Алраның йөзләгәне акчалата премияләргә лаек булды.
Бу ялларда «Шәһәрдә мәдәни мөхит» проекты чаралары Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган булачак.
9 июльдә 10.00 сәгатьтә ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү фонды Әлмәт районы эшмәкәрләрен Ленин урамы, 2 адресы буенча узачак бушлай семинарларда катнашырга чакыра, анды һәр эшмәкәр үзенең компетенцияләре һәм гамәли белемнәре дәрәҗәсен арттыра алачак.
Бүген «Әлмәт - Водоканал» АҖ үзенең ярты гасырлык юбилеен бәйрәм чарасы белән билгеләп үтте. Яшьләр үзәгенең концерт залында үзләренең предприятиесының уңышына мөһим өлеш керткән коммуналь өлкә ветераннарын да хөрмәтләделәр.