ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

13-14 июль көннәрендә Әлмәттә мәйдан территориясендә Ачык бард җырлары фестивале узачак.

Район активы белән киңәшмә бүген яңа кадрлар билгеләнешеннән башланды. 1 июльдән «Таттелеком» җәмгыятенең Әлмәт зона электр элемтәсе узелы начальнигы итеп  Альберт Валерий улы Яковлев билгеләнде.

Әлмәт шәһәренең 22 нче “Алсу” балалар бакчасында өлкән төркем балалары катнашында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча «Куркынычсызлык сукмагы» дигән файдалы һәм шул ук вакытта кызыклы квест- уен узды.

Киләчәктә «Бердәм Россия» партиясеннән Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатлыгына кандидатлар күрсәтү өчен алдан тавыш бирүләр үтте якшәмбе көнне - 7 июльдә 5 санау участокларында: 1се - шәһәрдә һәм 4се - районның авыл җирлекләрендә.


6
июль, 2019 ел
шимбә

8 июльдә Россия мөһим бәйрәмне - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп узалар. Бу көнне без гадәттәгечә Русьта гаилә бәхетен, ир һәм хатынның мәхәббәтен һәм тугрылыгын яклаучылар дип саналган православие динендәге әүлияләрне - Петр князен һәм аның хатыны Февронияне Муромскийларны хөрмәтлибез.

Татарстан Республикасында 2019 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 2,7 млрд. сумга үтәлгән, бу 47,4% тәшкил итә. Барлыгы гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 942 күп фатирлы йортка капремонт ясау карала. Программаны финанслау күләме 5,8 млрд. сум. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңзәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

«Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Казанның 2 нче татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиев өч фәннән – рус теленнән, информатикадан һәм физикадан БДИнын 100 баллга биргән. Математикадан – 99 балл.


5
июль, 2019 ел
җомга

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Тимур Нагуманов Н.Е. Токарликов исемендәге АҖдә булды. Әлеге хуҗалык райондагы иң зур һәм әйдәп баручы булып санала. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев, Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ генераль директоры Наил Усманов озатуында район башкарма комитеты ьитщкчесе вазыйфаларын башкаручы беренче чиратта Югары Акташ янындагы арпа кырын карап чыкты. 

6 июльдә 16.00 сәгатьтә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чаралары узачак.

Санкт-Петербург шәһәренең тикшеренүләр институты Әлмәттә сәнгать уикендлары сериясен дәвам итә. Киләсе яллар урам сәнгатенә багышланган булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International