ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

Ялларны "Шәһәрнең мәдәни мөхите" проекты белән күңелле уздыр!

2019 елның 14 октябрендә республика тулысынча цифрлы телевидениегә күчәчәк, аналог телевидение сүндереләчәк. 

“Халык контроле” системасында “Социаль куркыныч хәлдәге гаилә” дип аталган яңа категория эшли башлаячак. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы категориянең модераторы булачак. Бүген бу хакта ТР Министрлар кабинетында үткән брифингтаТатарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләде.

 

Чәршәмбе көнне, 10 июльдә, 19.20 сәгатьтә «Альметьевск ТВ» каналында Елена Марданшина алып барган «Шәһәр мөхите» программасында диспансеризация турында әңгәмә уздырылачак. Шушы бушлай һәм һәркем файдалана алырлык процедура турында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ӘМР буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина хәбәр итәчәк. 

Автомат телефон станциясе алмашыну белән бәйле кайбер уңайсызлыклар килеп чыкты.

20 июньдә  республиканың  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  караган ике  әйдәүче  югары  уку  йортында   - Казан  дәүләт  аграр  университетында һәм  Н.Э. Бауман ис.  Казан  дәүләт  ветеринария   медицинасы академиясендә   кабул  итү     кампаниясе  старт алды. 


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле әлмәтлеләр! Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакырабыз: электрик челтәрләрне яхшы хәлдә тотарга, өйдә тәмәке тартмаска, дөрес булмаган җылыту приборлары белән кулланмаска, өйдә балаларны калдырмаска.

Әлмәт районы ЮХИДИ бүлеге светофор сүндереләчәген хәбәр итә. 9 һәм 10 июль көннәрендә  планлы рәвештә 7.30 дән 20.00 гә чаклы Тимирязев урамы һәм Тукай проспекты чатында светофор сүндерелеп торачак.

Хезмәткәрләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү, керемнәрне легальләштерү һәм халыкны эш белән тәэмин буенча ведомствоара комиссиянең эше турында доклад белән эшлекле дүшәмбедә бүген район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов чыгыш ясады. Ул 1 июльгә булга мәгълүматлар буенча Әлмәт муниципаль районында эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр санының 0,76% дәрәҗәсенә җитте (826 кеше), узган елның шул ук чорында бу күрсәткеч 0,71% иде. Эшсезлекнең иң югары дәрәҗәсе 2010 елның мартында теркәлгән иде - 4,28%. 2019 елның башыннан, эш эзләп, 4142 кеше мөрәҗәгать итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International