Район активы белән киңәшмә бүген яңа кадрлар билгеләнешеннән башланды. 1 июльдән «Таттелеком» җәмгыятенең Әлмәт зона электр элемтәсе узелы начальнигы итеп Альберт Валерий улы Яковлев билгеләнде.
Әлмәт районында торак төзелеше, социаль-мәдәни өлкәсе объектларын капиталь ремонтлау, тергезү һәм төзү программаларын тормышка ашыру барышы турында хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Мөхәмәтҗанов Айрат.
Әлмәт муниципаль районы буенча 2019 елга торак төзелеше планы 130 000 м2 тәшкил итә.