20 июньдә республиканың Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына караган ике әйдәүче югары уку йортында - Казан дәүләт аграр университетында һәм Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә кабул итү кампаниясе старт алды.
Аграр университетның кабул итү комиссиясе секретаре Гүзәл Фәссахова сөйләвенчә, 2019 елда университетта уку йортының дүрт уку бүлекчәсе базасында 31 юнәлеш буенча әзерләү ачылган: Агрономия факультетында, Урман хуҗалыгы һәм экология факультетында, Механикалаштыру һәм техник сервис институтында, Икътисад институтында.
Уку йортларын тәмамлап, үз якларына кайтырга теләге булган яшьләр өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан махсус урыннар каралган, андый урыннарга эләүгүх өчен районнарда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. бу белем алу мөмкинлеге генә түгел, ә эшкә урнашуга гарантия дә. Моннан тыш, 2014 елдан «Программа 50/50» максатчан программасы яңартылды, аның буенча студент авыл хуҗалыгы предприятиесе стипендиаты була. Бу программа буенча студент 10 мең сум стипендия ала, аның 5 меңе агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итүгә дәүләт ярдәме чаралары кысаларында республика бюджетыннан түләнә, ә 5 меңе студент эшкә кайта торган предприятие тарафыннан түләнә.
Моннан тыш, авыл кайткан яшь белгечләргә 300 мең сум күләмендә «подъемныйлар», бер ел дәвамында хезмәт хакына өстәм итеп билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләмендә түләү, торак сатып алу яисә төзү өчен субсидия каралган.
«Авыл хуҗалыгы республика икътисадының мөһим тармакларының берсе. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрен югарыквалификацияле кадрлар белән тәэмин итү өчен белгечләр әзерләү системасы төзелгән. Бу система үз һөнәри юлын алдан сайлаган, авыл хуҗалыгында эшләргә теләге булган, авыл хуҗалыгы продукция сен җитешетрүне нәтиҗәле оештыра белүче, авылда йортын-җирен булдырып, анда яшәп калырга теләүче яшьләрне җәлеп итә”, дип сөйләде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов.