Әлмәттә халыкның яшәү дәрәҗәсен арттыру һәм керемнәрне легальләштерү буенча эш алып барыла

2019 елның 8 июле, дүшәмбе

Хезмәткәрләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү, керемнәрне легальләштерү һәм халыкны эш белән тәэмин буенча ведомствоара комиссиянең эше турында доклад белән эшлекле дүшәмбедә бүген район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов чыгыш ясады. Ул 1 июльгә булга мәгълүматлар буенча Әлмәт муниципаль районында эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр санының 0,76% дәрәҗәсенә җитте (826 кеше), узган елның шул ук чорында бу күрсәткеч 0,71% иде. Эшсезлекнең иң югары дәрәҗәсе 2010 елның мартында теркәлгән иде - 4,28%. 2019 елның башыннан, эш эзләп, 4142 кеше мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International