Диспансеризация һәр әлмәтленең сәламәтлеген тикшерергә ярдәм итә

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Чәршәмбе көнне, 10 июльдә, 19.20 сәгатьтә «Альметьевск ТВ» каналында Елена Марданшина алып барган «Шәһәр мөхите» программасында диспансеризация турында әңгәмә уздырылачак. Шушы бушлай һәм һәркем файдалана алырлык процедура турында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ӘМР буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Вера Головина хәбәр итәчәк. 

Диспансеризацияне уздыру өчен вакыт табарга (көнне сайларга, язылырга), ике сәгать эчендә тикшерүне узарга һәм сәламәтлегеңнең хәле турында ышанычлы мәгълүматлар алырга мөһим. Заманча дипансеризациянең зур өстенлеге - эшләүче гражданнар өчен махсус көн һәм хәлдән тайдыргыч чират булмау.

Шул максат белән дүрт Әлмәт поликлиникасында (1нче һәм 2нче номерлы Әлмәт үзәк район хастаханәсендә, «Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастендә, 3нче Әлмәт шәһәр хастаханәсендә) медицина профилактикасы бүлекләре оештырылган. Авылда яшәүчеләр диспансеризацияне үтәр өчен ФАПларга киләләр. Гражданнарга диспансеризацияне үтү мөмкинлеге турында мәгълүматны СМС-чакыру ярдәмендә иминият медицина оешмалары җиткерергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International